ПӘРӘМӘЧ Пәрәмәчне иттән, бәрәңгедән, эремчектән, ачы камырдан да, төче камырдан да пешерәләр, ачык һәм ябык итеп тә ясыйлар. Пәрәмәчне яртылаш күмелерлек итеп майда яки духовкада табада пешерәләр. Табынга кайнар килеш, шулпа, катык, соус яисә әйрән белән бирәләр. Ачы камырны 50 шәр граммлы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр һәм камыр уртасына ит тарткычтан чыгарган 35 грамм ит салалар да пычак белән тигезләп җәяләр. Аннары, камырның кырыйларын күтәреп, уртасында 1-1,5 см тишек калдырып, бөреп чыгалар. Пәрәмәчләрне бераз кабартканнан соң, тишекле ягын аста калдырып, кайнап торган майга салалар. Пәрәмәчләр майда яртылаш кына күмелергә тиеш. Тишекле ягының йөзе килгәч, пәрәмәчне әйләндерәләр һәм, эченә табадан бераз май салып, икенче ягын кыздырып пешерәләр. Пәрәмәч яссы, кызгылт-сары булырга, бөрелгәне беленеп торырга тиеш. Табынга, кайнар килеш, өчәрне салып бирәләр. 1 пәрәмәчкә: 50 г камыр, 25-30 г сөяксез ит, 10 г суган, тоз, борыч, шулпа, кыздырырга 7 г май.

Теги:

Теги других блогов: